Россиядә Президент сайлаулары тәмамланганчы социаль сораштыруларны тыйдылар
17 мартка кадәр Россиядә РФ Президентын сайлаулар белән бәйле социаль сораштыруларны урнаштыру тыела.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, тыю җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен бастырып чыгаруга да, сайлаулар нәтиҗәләрен фаразлауга да, дәүләт башлыкларын сайлау белән бәйле башка тикшеренүләргә дә кагыла.
Искәртеп узыйк, РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.