2019 елда төшерелгән «Сөмбел» фильмы Үзбәкстанда әлегәчә популяр булып кала
Зифа Кадыйрова әсәре буенча 2019 елда төшерелгән «Сөмбел» фильмы Үзбәкстанда әлегәчә популяр.
«Быел да 8 март бәйрәме көннәрендә кинотеатрлар шушы фильмны сорадылар. Бу бик шәфкатьле, җылы, ихлас кино», – диде «Үзбәккино»ның генераль директоры Фирдәвес Абдухаликов «Киноиндустрия үсешенең драйверы буларак копродукция» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында.
Түгәрәк өстәл Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казан дәүләт мәдәният институтында бара.
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова
Фирдәвес Абдухаликов Үзбәкстанда кино сәнгате үсеше турында кыскача мәгълүмат бирде. Киноиндустриянең кинопродукция юнәлешендәге үсеш перспективаларын билгеләп үтте.
Түгәрәк өстәл утырышында тагын бер Үзбәкстан-Татарстан копродукциясе булырга мөмкин проект тәкъдим ителәчәк.
«Сөмбел» фильмы 2019 елда Үзбәкстан һәм Татарстан кинематографлары хезмәттәшлеге нигезендә дөнья күрде. Режиссерлары - Рәшид Маликов, Рамил Фазлыев.