Татарстанда сайлауларны 16 меңнән артык күзәтүче күзәтәчәк
Татарстанда Россия Президентын сайлауларда элек тиешле укулар узган 16 меңнән артык күзәтүче эшләячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе оештырган туры эфир вакытында ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Безнең төп принцип — ачыклык һәм легитимлык, безнең гамәлләребез сайлаучылар өчен аңлаешлы булырга тиеш», — дип белдерде спикер.
Күзәтүчеләрне республиканың Иҗтимагый палатасы да, сәяси партияләр һәм кандидатлар да җибәрәчәк.
«Әлбәттә, халыкара күзәтүчеләр дә була. Россиядә йөз илдән якынча 500 -1000 күзәтүче булачак. Һәм алар Татарстанга киләчәк», - диде Кондратьев.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлык участокларда диярлек видеокүзәтү яки видеофиксация бар — 96 процент. Барлык сигналлар да Үзәк җәмәгать күзәтү үзәгенә җибәрелгән. Барлык участоклардан трансляция тәүлек әйләнәсе алып барылачак.
«Ләкин бер генә видеосистема да сайлау участогында үз бурычын намуслы һәм профессиональ рәвештә үтәүче күзәтүчене алмаштыра алмый», — дип нәтиҗә ясады Андрей Кондратьев.
Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат:
Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән),
Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән),
Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы
Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.