Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовны искә алдылар
Башкортстан Республикасының Авыргазы районы Солтанморат авылында тарихчы, лингвист, татар әдәбияты теоретигы, педагог, тәнкыйтьче, көнчыгышны өйрәнүче галим, революционер һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 137 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада танылган язучының якын туганнары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Галимҗан Ибраһимовның тормышы, бай иҗаты – халыкка хезмәт итүнең искиткеч үрнәге. Галимҗан Ибраһимов үзенең бөтен талантын, энергиясен, бөтен гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлый, туган әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерә. Ул үз халкының тугры улы булган. Кешеләр күңелендә ул шундый кадерле һәм яраткан шәхес булып кала, диелә хәбәрдә.