Миңнеханов республика Иминлек Советы секретарен «Дуслык» ордены белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы секретаре Рафаил Гыйльмановны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«Җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен», – дип күрсәтелгән документта.
Элегрәк «Татар-информ» Миңнехановның ике хезмәт ветеранын «Дуслык» ордены һәм ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләгәнен хәбәр иткән иде.