Миңнеханов һәм машина төзелеше холдингы башлыгы Татарстандагы проектлар турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ машина төзелеше холдингы президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Яклар Казан компрессор машиналары төзү заводының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары, предприятиене модернизацияләүнең инвестицион программасын алга таба гамәлгә ашыру, шулай ук В.Б. Шнепп исемендәге торбакомпрессор фәнни-тикшеренү оешмасының агымдагы проектлары һәм үсеш перспективалары турында фикер алышты.
«Группа ГМС» АҖ үсештә булган зур күп профильле холдинг, сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җиһазлар эшләү һәм җитештерү өлкәсендә фәнни-җитештерү потенциалына ия. 2012 елдан аның структурасына Татарстанның «Казанькомпрессормаш» заводы, 2013 елдан В.Б. Шнепп исемендәге торбакомпрессор фәнни-тикшеренү оешмасы керә.