Яшел Үзәндә тел һәм дин мәсьәләләренең бердәмлеген игълан иткән «Җомга марафоны» узды
Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Җомга марафоны» узды. Чараның максаты барлык яшьтәге ватандашларга мөселман дине һәм татар теленең бердәмлеген аңлатудан гыйбарәт иде, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Яшел Үзәндә вакыйганың турыдан-туры катнашучылары 200гә якын кеше тәшкил итте, аны туры эфирда караган тамашачылар саны 1 меңнән артып китте. Вәгазьне «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин укыды. Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр башкарды. Чара татар телен, ислам динен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Чараның кунаклары арасында ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды рәисе Мансур Хашимов һ.б. танылган кешеләр бар иде.
Проектны «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырды.
Фото: © «Җомга марафонын оештыручылар