Татарстанның сайлау участокларында җирле товарларны ташлама белән сатачаклар
Республиканың сайлау участокларында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен 25 процентка кадәр ташлама белән сатачаклар. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфир вакытында шулай дип белдерде.
«Әгәр без азык-төлек товарлары турында әйтәбез икән, Казан, Әлмәт, Чаллыдагы сайлау участокларында алар 25 процентка кадәр ташлама белән сатылачак», - диде Фазлыева.
Элегрәк 17 мартта Казанның 172 сайлау участогында ярминкәләр эшләячәге билгеле булган иде. Мәйданчыкларда азык-төлек продукциясе генә түгел, көнкүреш химиясе дә тәкъдим ителәчәк.