Татарстан сайлаучыларына «Бөтен гаилә белән - сайлауга» дип язылган беләзекләр биреләчәк
Россия Президентын сайлауда тавыш биргән Татарстан сайлаучыларына «Бөтен гаилә белән - сайлауга» дип язылган беләзекләр тапшырылачак. Элегрәк мондый тәҗрибә Казанда гына кулланыла иде, дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфир вакытында.
«Мондый беләзеге булган кеше җәмәгать транспортыннан да файдалана, чараларга да бара алачак. Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә бу көнне балалары белән бергә Татарстан башкаласына килергә карар кылган башка гражданнар да», - дип хәбәр итте Фазлыева.
Беләзекләрне Казанда гына түгел, Татарстанның төрле районнарында барлык сайлау участокларында бирәчәкләр, дип искәртте вице-премьер.
Башка елларда беләзекләрдә «Мин тавыш бирдем» дип язылган иде. Бу юлы аны «Бөтен гаилә белән - сайлауга» дигән сүзләргә алыштырдылар. Беләзек ияләре 15-17 мартта Казанда җәмәгать транспортыннан файдалана, шулай ук бәйрәм концертын карый ала. Хәбиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кармен» һәм Ваня Дмитриенко концертның хедлайнерлары булачак.