Башкортстанда "Башкирская" кошчылык фабрикасы хөкүмәттән кош кизүе чыккач юк ителгән тавыклар өчен 700 млн сум таләп итә
Кошчылык фабрикасы аерымлап сатуга йомыркаларын быел җәй чыгармакчы була. Шул ук вакытта оешма ветеринария дәүләт комитетын мәхкәмәгә биргән, 700 млн сум сорый. Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән иде.