Халыкара күзәтүчеләр Казанның сайлау участогында булды
Россия Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр бүген Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында урнашкан 55 нче участок сайлау комиссиясендә булды. Испания, Индонезия, Доминикана Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре өч көн дәвамында Татарстан сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтәчәкләр.
«Без монда сайлауда күзәтүчеләр буларак эшләргә, илебез һәм тулаем Латин Америкасы өчен яңа тәҗрибәне өйрәнергә килдек. Эш барышы ничек булуын карыйбыз. Россиянең сайлау системасы турында берникадәр белә идек, хәзер дә күп кенә яңа әйберләргә төшенәбез», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Доминикананың сәясәт һәм планлаштыру буенча министры урынбасары киңәшчесе Джоэль Ирисарис Паулино Кастелланос.
Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»
Ул Казанда - беренче, ә Россиядә икенче тапкыр булуын әйтте. «Узган елның октябрендә булган идем. Монда кабул итү тәртибе бик ошый. Халык ачык, киң күңелле, аралашулары рәхәт», - дип уртаклашты әңгәмәдәш.
Спикер сүзләренчә, әле ул Татарстанда бер генә участокта булса да, сайлауның югары дәрәҗәдә оештырылуын аңлаган. «Тавыш бирү вакыйгасына барысы да уйлап әзерләнгән», - диде.
Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»
Индонезия университеты профессоры Деви Рахмавати «Россиядә тавыш бирү системасы ачык» дип өстәде. «Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары башка төрле вазгыятьне күрсәтә, ә биредә мин үз күзләрем белән күрдем. Россиядә сайлау ничек узганын карарга дип, бөтен дөньядан кешеләрне чакыруыгыз мөһим, чөнки «күрү» ул «ышану» дигән сүз», - дип белдерде.
Рахмавати Россия 70 елдан артык Индонезиянең халыкара партнеры булуын искәртте. «Без монда Россиядән өйрәнү өчен килдек», – диде.
Спикер ике дәүләтнең сайлау системаларында уртаклыклар да, аермалыклар да булуын билгеләп узды. Мәсәлән, Россиянең кайбер төбәкләрендә дистанцион электрон тавыш бирү гамәлдә, ә Индонезиядә ул юк.
Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»
«Бездә 277 млн кеше яши, һәм андый электрон система юк. Ә сез заманча технологияләр кулланасыз. Сездә үзен үзе тәкъдим итүчеләр бар, безнең илдә андый нәрсә юк. Бюллетеньнар өчен әрҗәләрдә дә аерма бар. Монда алар үтә күренмәле, ә безнең илдә – ябык. Бюллетеньнарда бездә фотография белән кандидат исеме генә, ә сездә кандидат турында мәгълүмат та бар», – дип белдерде ул.
Халыкара күзәтүчеләр сайлау участокларында Россия Президентын сайлауның барлык көннәрендә дә тавышлар саналып беткәнче эшләячәк. Барлык участоклар иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 гә кадәр ачык.
Президент сайлау 15, 16, 17 март көннәрендә. РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны уздырды: Владислав Даванков («Новые люди» партиясе), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм хәзерге Илбашы Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итүче).