«Татмедиа» медиагаиләсе барысы бергә Россия Президентын сайлауларга килде
Иртә таңнан «Нурлат-информ» коллективы («Татмедиа» АҖ филиалы) гражданлык бурычын бердәм рәвештә үтәде. Алар сайлау участогына барысы бергә беренчеләрдән булып килде һәм тавыш бирделәр.
Фото: © «Нурлат-Информ»
«Нурлат-информ»ның баш мөхәррире - җитәкчесе Резеда Гыйнәева сөйләвенчә, аларның редакциясе янында ике сайлау участогы урнашкан — 2333 һәм 2334, алар икесе дә гимназия бинасында. Өстәвенә, коллективның күп кенә әгъзалары шул ук микрорайонда яши.
Фото: © «Нурлат-Информ»
«Без беренче булып үз тавышларыбызны бирү өчен гимназия янында 7.45 сәгатьтә очрашырга килештек. Үз коллективыбызны инде күптән медиагаилә дип атыйбыз. Без бергә төрле чараларга чыгабыз, шулай ук бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез», — дип уртаклашты Гыйнәева.
Фото: © «Нурлат-Информ»