Казан сәламәтлек саклау идарәсе кызамык турында: Мәктәптә прививкадан баш тартучы күп иде
Казан мәктәбендә кызамык авыруы табылган 1 сыйныф укучысы, шулай ук кызамык йогу шиге булган биш кеше Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Пациентлар прививка ясатмаган, алар вакцинациядән баш тарткан булган. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, бүген Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе Казан мәктәбендә кызамык авыруы очрагы раслады. 18 номерлы мәктәпнең 1 сыйныф укучысына кызамык диагнозы куелган, тагын дүрт укучы һәм бер укытучыга вирус йоккан булуы ихтимал.
Мәктәптә кызамыкка каршы прививкадан баш тартучылар саны күп, әлеге 116 кешегә мәктәпкә керү тыелган.
«Хәзер пациентларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Авырулар белән элемтәгә кергән медицина хезмәткәрләренә вакцинация уздырыла», - дип билгеләп үттеләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Профилактик прививкалар милли календаре буенча вакытында вакцинация узарга өнди.