«Мәскәү - Казан» югары тизлекле магистрален 2036 елга кадәр төзү планлаштырыла
Казанга кадәр югары тизлекле тимер юл магистрале 2036 елга кадәр төзелә — эшләр ике этапта башкарылачак. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисе урынбасары Юрий Станкевич язды.
Ул «Хөкүмәт сәгате» кысаларында тимер юл транспорты үсеше перспективалары турында доклад белән «РЖД» ААҖ идарәсе рәисе Олег Белозеров чыгыш ясаганын әйтте. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен исәпкә алып, бүгенге көндә илкүләм тиз йөрешле магистраль челтәренең 5 проекты билгеләнгән: Мәскәү - Санкт-Петербург; Мәскәү - Түбән Новгород – Казан - Екатеринбург; Мәскәү – Ростов-Дон - Адлер; Мәскәү - Минск һәм Мәскәү - Рязань.
«Проектларны гамәлгә ашыруның алдан билгеләнгән вакыты буенча Мәскәү — Түбән Новгород 2028-2031, Түбән Новгород — Казан 2032-2036 елларга каралган», — дип язылган басмада.
Станкевич сүзләренчә, Тверь һәм Бөек Новгород аша үтәчәк «Мәскәү — Санкт-Петербург» югары тизлекле магистрале хәрәкәтен 2028 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, бүген Россия Президенты «Мәскәү – Санкт-Петербург» югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен башлап җибәрде.