Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен атадылар
Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар Татарстанны округның балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонында тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Тантана Камал театрының «Шәрыкъ клубы» интерактив комплексында узган.
Фото: © ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
«Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә республиканы «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле тәкъдим итәчәк. «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә – Татарстанда олылар өчен «Э-моция» беренче инклюзив студиясенең «НормальНо» инклюзив спектакле куелачак. Бу этапның җиңүчеләре 27 мартта – Бөтендөнья театр көнендә билгеле булачак.
Мәдәният министрлыгы белешмәсе буенча, бәйгенең төбәк этабына 371 гариза килеп ирешкән, Татарстан бу күрсәткеч буенча лидер булган. Тулаем Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1 меңнән артык гариза алынган. Җиңүчеләр ике номинациядә сайланган: «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» һәм «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре».
Элегрәк «Татар-информ» «Театраль Идел буе» кысаларында округ фестиваленең иң яхшы афишасы яки плакатына конкурс оештырылганын хәбәр иткән иде. Татарстан сәнгать мәктәпләреннән, иҗади түгәрәкләрдән 190 эш тапшырылган. Конкурста катнашучылар – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка муниципалитет вәкилләре. Җиңүчеләр 27 мартта билгеле булачак.
Фестивальне оештыручылар – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты.