Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2024

Сайлауларда катнашып беренче Lada Vesta откан Флүдә Гардисламова: Әниемнең бүләгедер бу

0
Сайлауларда катнашып беренче Lada Vesta откан Флүдә Гардисламова: Әниемнең бүләгедер бу

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып Lada Vesta автомобилен отты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

«Бөтенләй дә машина отарбыз, дип уйламаган идек»,- диде Флүдә ханым. Шулай да мәгълүмат чараларында, телевизордагы рекламаларда #ТатарстанАлга #ГаиләБеләнСайлауларга хештегы белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга дигән белдерү күңеленә кереп кала.

Фото: © Ләйсән Газизова, https://aktanysh-rt.ru/

Гардисламовлар сайлауларга гел парлап йөри. Бу юлы да Россия Федерациясе Президентын сайлауга да Флүдә белән Алмаз бергә килә. Сайлау комиссиясе әгъзалары кулларына беләзек таккач, икәүләшеп фотога төшәләр.

Төшке ял вакытында Флүдә ВКонтакте социаль челтәрендә башкаларның сайлауга баргач төшкән фотоларын күрә.

- Беләзекләрен киеп парлап, балалары белән, ялгыз гына төшкән кешеләрне карагач, тукта әле, мин дә куйыйм әле, дип уйладым. Хештегларны дәфтәр битенә күчереп алган идем. Туктале, бер истәлек булып калсын дип хештегларны күчереп язып үземнең битемә фотомны урнаштырдым. Һәм бу турыда оныттым. Кич белән машина уйнатыласын да белмәдем. Бермәл миңа котлаулар, смслар килә башлады. Бөтенләй таныш түгел кешеләр ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәрләр җибәрәләр. Бик аптырадык та, куандык та, ышанып та җитмибез. Алдан беләзекләрне, машина отканда номерын сорарлар дип шаяртып кына алып куйган идем. Минеке кухня өстәлендә, кирәк булса, икесен дә алып барырбыз, дип Алмаз да көлгән иде, - дип кичәге мизгелләрне искә төшерә Флүдә.

Татар тотып карамый ышанмый бит ул. Флүдә дә авылдашы Эльмирага шалтырата, авылдашы исә уен барышын телефонына төшереп торган икән. «Сезнең өчен үзем откан кебек сөендем» – дип Эльмира әлеге видеоны телефон аша Гардисламовларга җибәргәч, инде машина отуларына чын-чынлап инаналар Флүдә белән Алмаз.

«Хисләремне, сөенечләремне әйтеп бетерә алмыйм, алар чиксез. Моңарчы мондый уеннарда бик катнашканым юк иде. Шулай да моннан 4 ел элек «Актаныш таңнары» газетасына язылучылар арасында телевизор приставакасы отканымны хәтерлим. Аны да кешеләр килеп әйткән иде. Бер компаниядә бер атна элек дару препараты откан идем, аңа да нык сөендем. Ә кичә, 15 март көнне әниемнең туган көне иде. Аның вафатына да шактый вакыт үтеп бара. Әниемне догаларымнан бер дә калдырганым юк. Балаларым, әни, әбекәй сиңа туган көнендә бүләк җибәргән, диләр. Әниемнең рухлары шат булып фатихаларын биреп ятадыр. Изге Рамазан айларында Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге инде бу», - ди Флүдә.

16 чакрым ераклыктагы Татар Ямалысы мәктәбенә барып эшләп йөрүче укытучы ханым 4 ел рәттән ураза тота. Быел да изге теләкләр тели-тели уразага кергән. Гардисламовлар икесе дә күрше авылга йөреп эшләгәч, бер машиналарын яңартырга да уйлаган булган.

-Машина оту безнең өчен олы бәхет булды. Гаилә елында мондый конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт! Шатлыгымны, бәхетемне уртаклашучы һәркемгә зур рәхмәт! Барыгыз да сайлауларга барыгыз, үз тавышыгызны бирегез. 16, 17 март көннәрендә дә конкурс уза, машиналарның хуҗасы сез дә булырга мөмкинсез бит! – ди Флүдә ханым.

«Мондый олы отышны күргәнебез юк иде. Иптәшемә конкурска катнашкан өчен рәхмәт!» – ди Татар Суыксуы авылында янгын сагы хезмәтендә эшләүче Алмаз. Өр-яңа Lada Vesta автомобилендә кем йөриячәген инде Гардисламовлар хәл иткән. «Машинамда үзем йөрермен, ә яңасына ирем утырыр», – ди Флүдә.

«Отыш уенын оештыручылар Гардисламовларны иртәгә, 17 март көнне Lada Vesta автомобиленең ачкычларын тантаналы төстә ТНВ каналындагы туры эфирда тапшырачаклар. Бүген Флүдә белән Алмаз олы юлга чыгарга әзерләнә. Хәерле юллар, имин тормышлар телик райондашларыбызга, машиналарының рәхәтен, файдасын күрсеннәр!» – диелгән хәбәрдә.





Губернаторы России
Москва

Собянин: в Москве построят роботизированный завод по выпуску грузовиков





Москва

«Солнечная Азбука» в особом семейном центре «Семь-Я»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин заявил о росте инвестиций в Москву из-за импортозамещения



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Волочкова заявила, что введение дресс-кода для артистов вызовет обратный эффект




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Поражения Шубенкова и Савлукова, осечка Кнороз и двойной триумф Макаренко: чем запомнился «Мемориал Знаменских»

В Швейцарии завершился чемпионат Европы по спортивной и фитнес-аэробике

Академия Плющенко требует почти два миллиона со сбежавшей от них юной спортсменки


Янник Синнер

«Янника Синнера очень рано сравнивать с Роджером Федерером» // Тренер мужской сборной России по теннису Игорь Куницын — о главных событиях Roland Garros



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Багреева: Глобальные климатические цели могут быть достигнуты при участии городов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России