Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлауның беренче көнендә тавыш бирү күрсәткече 38,35 процент
Президент сайлауның беренче көнендә, дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алып, тавыш бирү күрсәткече 38,35 процент булган. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Кичә, минем карашка, сайлауга килү күрсәткече бик яхшы. Читтән торып тавыш бирүчеләрне исәпкә алып, ул 38,35 процент тәшкил иткән», – дип белдергән Булаев.
Ул тавыш бирү «абсолют штат режимында» бара дип әйткән.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
- Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатькә Россиядә сайлауга килү күрсәткече 36,55 процент, 11 сәгатькә – 37,17 процент.