Минзәлә театры «Әни» мелодрамасын сәхнәләштерде
Минзәлә театрының популяр актерларының берсе булган, ләкин соңгы елларда сәхнәдән киткән Ильяс Закиров театрда спектакль чыгарды. «Әни» мелодрамасының пьеса авторы да Ильяс үзе.
«Ильяс элек артист булып эшләсә, хәзер директор урынбасары. Без күп очракта чакырылган режиссерлар, композиторлар, рәссамнар белән эшлибез. Үз коллективыбыздагы яшьләрне үстерү миссияләребезнең берсе булып тора. Яшьләребез үзләре язып, үзләре сәхнәләштерергә атлыгып торуы безнең өчен зур табыш», – диде театр директоры Илнур Гайниев.
«Шушы әсәрдә күтәрелгән картлар йорты һәм балалар йорты темалары бик актуаль, ни кызганыч. Андый хәлләр булмасын иде дип без мондый әсәрләрне сәхнәләштерәбез. Аларны үсмерләргә күрсәтү ниятебез дә бар», диде ул.
Ильяс Закиров үзенә ышаныч белдергән коллективына рәхмәтләрен җиткерде. «Аның фикерен тамашачыга җиткерерлек артистлары һәм вакытында музыкасын куеп, утын яктыртып торган командасы булмаса, режиссер ул беркем түгел», диде ул.
Әсәр аналар һәм балалар арасындагы проблеманы күтәрә. Спектакльнең төп геройлары берсе әнисен эзләүче, икенчесенең аннан баш тартасы килүче ике үсмер.
«Минем әти-әниләрем үлде, бер-бер артлы ике абыем үлде. Шулар барысы да күңелемдә җыелып килгәннән язылды бу. Мин әти-әнигә бәйле әсәрләр укый идем, ләкин миңа барыбер нәрсәдер җитмәде. Бу спектакль сюжетын 3 ел уйлап йөрдем, 5 ай язылды. Күңелемдә җыелганны язып, сәхнәләштереп халыкка җиткерә алдым», диде Ильяс Закиров спектакльдән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Спектакльдә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов, Татарстанныд атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова. Театр артистлары Гүзәл Хамматуллина, Илсинә Миннемуллина, Диләрә Зиннурова, Рифат Хафизов, Зөлфирә Гәрәева, Нәфис Гайфуллин катнаша.
Спектакльнең рәссамы – Ләйсән Хөсәенова, композитор – Йосыф Бикчәнтәев, хореограф – Илгизә Хәсәнова, яктылык буенча рәссам – Денис Иванов.