Миңнеханов Президент сайлавында иминлекне һәм барлык шартларны тәэмин итүне йөкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә республика Үзәк сайлау комиссиясенә һәм районнар башлыкларына Россия Президентын сайлауда тавыш бирү барышында сайлаучылар өчен барлык кирәкле шартларны һәм иминлекне тәэмин итүне йөкләде. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.
« Россия Президентын сайлауда икенче көн тавыш бирү бара. Бүген иртән нәтиҗә ясадык, сайлау процессы штатлы һәм тыныч режимда уза. Иң мөһиме, татарстанлылар тавыш бирүдә актив катнаша, кичә катнашучылар 37,7 процент тәшкил итте - бу бик яхшы күрсәткеч. Минемчә, бу безнең барлык хезмәтләрнең, муниципалитетларның гаять зур эше. Үзәк сайлау комиссиясенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына вазгыять сезнең шәхси контрольдә булырга тиеш дип мөрәҗәгать итәм. Һәм иң мөһиме - сайлаучыларның иминлеген һәм тавыш бирү өчен кирәкле барлык шартларны тәэмин итү», - диде республика җитәкчесе.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.