Казан шәһәре Думасы депутаты: Сайлауга килүчеләр саны югары булачагына ышанам
Россия Президентын агымдагы сайлауда ил халкы берләште, шуңа күрә килүчеләр саны югары булуын көтәргә кирәк. Казан шәһәре Думасы депутаты Рушан Минһаҗев «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.
«Бүгенге көндә чынбарлыкта халык берләште дип уйлыйм, килүчеләр саны югары булачак дип ышанам. Мөгаен, барысы да сайларга әзердер. Минемчә, бу сайлау кампаниясе аеруча мөһим, чөнки ил катлаулы икътисади һәм сәяси хәлдә», - дип белдерде әңгәмәдәш.
Ул үзе 1 атна элек махсус хәрби операция зонасына командировкада вакытыннан алда тавыш биргән.
Шул ук вакытта Минһаҗев Татарстанда сайлауның югары дәрәҗәдә оештырылуын белдерде.
«Безнең республика барлык юнәлешләрдә дә лидерлык позициясендә тора. Бездә сайлаулар оста оештырылган, килүчеләр саны югары булырга тиеш», - диде депутат.
Искәртик, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.