Сәфәров Россия Президентын сайлауларда үз тавышын бирде
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде. Сайлау участогыннан фоторепортаж ТР хөкүмәте сайтында чыккан.
Президент сайлауларына тавыш бирергә килүчеләрнең гомуми саны 16 мартка, Мәскәү вакыты белән 13:32 сәгатькә 40 проценттан артып киткән.
Искәртеп үтәбез, өч көнлек сайлаулар 15 мартта башланып китте. Регионда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).