Миңнеханов Нәүрүз бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырырга кушты
21 мартта Татарстанлылар иран һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча Яңа ел һәм яз килү бәйрәме – Нәүрүзне билгеләп үтәчәк. Күңел ачулар югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, дигән боерык бирде бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов. Видео республика җитәкчесе порталында бастырылган.
«Язгы тигезлек көнендә төрки халыклар, борынгы традицияләр буенча, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Бу матур, яхшы бәйрәм. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәм - әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын тәэмин итегез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул шулай ук дүшәмбе Кырымның Россия белән берләшүенә 10 ел тулуын искәртте. Рәис илебез тормышындагы бу зур вакыйга белән котлады, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.