Муллин: Түбән Кама предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләр булуы турында мәгълүмат – фейк
Бүген социаль челтәрләрдә Түбән Кама предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләр булуы турында мәгълүмат таралды.
Шәһәр башлыгы Рамил Муллин Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, әлеге тиражланган мәгълүмат – фейк. Ул гражданнарга мондый ялган хәбәрләргә ышанмаска киңәш итте.
"Бу мәгълүмат – явыз ниятле кешеләрнең паника куптару омтылышы. Бүгенге көндә район халкына куркыныч янамый. Барлык җаваплы хезмәтләр шәһәр һәм район иминлеген тәэмин итә, предприятиеләр һәм социаль объектлар штат режимында эшли», – дип хәбәр итте Түбән Кама мэры.