96 яшьлек ветеран хатыны белән Бәзәкәдә тавыш бирде: Сайлауларны беркайчан калдырмадым
Менделеевск районының Бәзәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнак Әгълиев хатыны белән 1918нче сайлау участогында тавыш бирде.
Ветеран, булачак Россиянең якты һәм тотрыклы киләчәгенә нигез салып, лаеклы кандидатны хуплап тавыш бирүен билгеләп үтте.
«Сайлауларны беркайчан калдырмадым. Сайлау – ил язмышына битараф булмаган һәр кешенең гражданлык бурычы ул», - диде ветеран.
«Бу – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Мондый кеше алдында башыбызны иябез. Шулар ярдәмендә Ватаныбыз немец-фашист агрессиясе елларында исән калды. Алар безнең өчен үрнәк булып кала», - дип искәртте Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.
Фото: © ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте
Искәртеп узабыз, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).