Эльмира Зарипова: Тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә теләсәң – бәхет хезмәттә
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында үз гаиләсе, шулай ук республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Безнең бик тату, нык, күп буынлы гаиләбез бар. Әти дә, әни дә күп балалы гаиләдә туып үскән. Яңа елны традицион рәвештә бездә каршылыйбыз – бу мәҗбүри традиция. Гаиләбездә әзерләнә торган ризыклар да бар – бөтен гаиләбез белән өчпочмаклар, гөбәдия пешерәбез», – дип сөйләде министр.
Гаиләдәге төп кыйммәтләрен аңа әби-бабалары сеңдергән – бу өлкәннәргә ихтирам, игътибар, кайгырту, хезмәткә хөрмәт. «Әгәр бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә телисең икән – бәхет хезмәттә», – диде Эльмира Зарипова.
Министр сайлауга ике улы белән бергә барган. Хәзергә әле аларның сайлау яше кермәгән, әмма аларга тавыш бирү процессы кызык.
«Алар бик актив, ил белән һәм Татарстанда туулары белән горурланалар. Аларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбиялим», – диде Эльмира Зарипова.
Ул хәзерге вакытта республикада күп балалы 52 меңнән артыграк гаилә булуын әйтте, 10 ел эчендә аларның саны ике тапкырга арткан. Бу бүген аларның проблемалары системалы рәвештә хәл ителү ярдәмендә күзәтелә.
Эльмира Зарипова махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары, шул исәптән 20 мең сум күләмендә бердәм түләү, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре гаиләләренә 300 мең сумлык бердәм түләү турында сөйләде, шулай ук контрактникларның ике категориясенә бер тапкыр 305 мең сум түләнә. Шулай ук махсус операциядә катнашучыларның өлкән яшьтәге әти-әниләренә дә ярдәм итәләр.
Бүген Президент сайлауларының соңгы көне. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.