Кукмарада яңа өйләнешкән пар ЗАГСтан соң ук сайлауга килгән
Татарстанның Кукмара районында яшәүче пар ЗАГСта никахларын теркәгәннән соң Россия Президенты сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участогына килгән. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
«Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн. Без никахыбызны теркәдек һәм Инсаповлар гаиләсе буларак, Россия Президенты сайларга килдек», – дигән алар.
Нияз тумышы белән Трөкәш авылыннан, Олеся Кукмарадан. Район Мәдәният йортындагы 1666 нчы сайлау участогында барлыгы 1420 сайлаучы теркәлгән.
Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.