Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2024

«Гаилә белән сайлыйбыз» марафонында өченче Lada Vesta автомобилен уйнаттылар

0
«Гаилә белән сайлыйбыз» марафонында өченче Lada Vesta автомобилен уйнаттылар

Бүген кичке сигездә, ТНВда «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны туры эфирында өченче Lada Vesta автомобилен уйнаттылар. Гаилә елы уңаеннан уздырылган фотобәйге нәтиҗәләрен Артур Кортес әйтте.

«Барлыгы өч машина уйнатылды. Фотобәйгедә катнашу өчен 15 марттан 17 мартка кадәр Татарстанда сайлаучыларга бирелгән беләзек белән үзеңнең сайлау участогы янында фотога төшәргә, бу фотоны #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән социаль челтәрдәге үз битеңә урнаштырырга кирәк иде», – дип искәртте Артур Кортес.

Бүгенге уенда 24 меңнән күбрәк катнашучы булган, ә өч көн эчендә барлыгы 71 мең сайлаучы катнашкан. Өченче җиңүче онлайн-режимда очраклы саннар генераторы ярдәмендә ачыкланган.

Өченче машинаны Эльвира Митрофанова отты. Ул ире белән бергә сайлау участогы янында төшкән фото урнаштырган.

Искәртеп үтик, бүген көндез телемарафонда «Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә җиңүчеләргә ике Lada Vesta автомобиле ачкычларын тапшырганнар иде инде.

Актаныш районында яшәүче Гардисламовлар гаиләсе машинаны сайлауларның беренче көнендә отты. Флүдә Гардисламова – Татар Ямалысы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ире Алмаз – янгын сүндерү хезмәте эшчесе. Алар истәлеккә фотога төшеп, шуны социаль челтәргә куйган.

Республиканың Лаеш районында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе икенче көнне, 16 мартта машина отты. Алинә Хөснетдинова «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзеге белән сайлау участогы янында төшерелгән гаилә фотосын социаль челтәрдәге битенә куя. Гаилә Лаеш районының Усады бистәсендә яши, 2 яшьлек кыз тәрбиялиләр, Алинә декретта, ә ире үзмәшгуль.

«Гаилә белән сайлыйбыз» марафоны кичке унга кадәр дәвам итә. 100дән артык кеше – республиканың танылган гаиләләре, медиаперсоналар, татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның туганнары катнашыр дип көтелә.

Тамашачылар туры эфирда «Ак Барс Арена»дагы чараларны күрә алачак. Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кар-мэн» музыкаль коллективлары һәм Ваня Дмитриенко концертның хедлайнерлары була.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. Бүген, тавыш бирүнең ахыргы көнендә республикада сайлау участоклары 20:00гә кадәр эшләде. Сайлауларны уздыруны 22 мең сайлау комиссиясе әгъзалары тәэмин итте.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице


WTA

Павлюченкова не смогла выйти в третий круг турнира WTA 1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России