Путин яңа хөкүмәт төзү турында: Ашыгырга кирәк түгел
Россия хөкүмәтендә кадрлар мәсьәләләре тыныч кына хәл ителәчәк. Бу хакта Владимир Путин үзенең сайлау штабында журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде.
«Ашыгырга кирәкми, ике ай ярым вакытыбыз бар, тыныч кына уйларбыз», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Ул шулай ук соңгы ике елда гамәлдәге хөкүмәтнең эше нәтиҗәле булуын ассызыклады.