Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2024

18нче гимназиядә «Мөһим сөйләшүләр» Кырымның Россиягә яңадан кушылуына багышланды

0
18нче гимназиядә «Мөһим сөйләшүләр» Кырымның Россиягә яңадан кушылуына багышланды

Казанның 18нче татар гимназиясендә бүгенге «Мөһим сөйләшүләр» дәресе Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулуга багышланды.

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Аннан соң «Мөһим сөйләшүләр» сыйныфларда дәвам итте.

Гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдинова «Мөһим сөйләшүләр» циклының 2022 елның сентябреннән уза башлавын искәртте. «Мөһим сөйләшүләр» – һәр дүшәмбенең беренче дәресе.

«Бу цикл безгә нык ошый. Укучылар тарих, илебезнең бөек кешеләре, төрле ачышлар белән таныша һәм белемнәрен арттыра. Дәресләр балаларның күңелендә патриотлык хисен арттыра. Аларны илһамландыра да, чөнки бу дәресләрдән соң, балалар киләчәктә кем булырга, нинди ачышлар ясарга теләүләре, илләренә булган мәхәббәт турында матур итеп сөйлиләр, матур максатлар куялар. Алар илебезнең чын патриотлары булырлар дип өметләнәм. Бүгенге темага килгәндә, бу – тарихыбыздагы бик мөһим дата. Балалар бу тарихны белергә тиеш», - дип сөйләде ул.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Усманова 10нчы сыйныфларда дәрес үткәрде. Укучылар үзләре дә «Кырым язы»на багышланган чыгышлар әзерләп килгән иде.

«Бүгенге тема бабаларыбызга барып тоташа. Кырым сугышы, Севастопольны саклау турында балаларга фильм күрсәттек. Моннан йөзләгән еллар элек аларның бабалары гомерләрен шул шәһәрләр, ярымутрау өчен биргән. Бала үзенең тарихын әйбәт белгән очракта патриотик хисләр туа. Туган җирне ярату тарихны белүгә бәйле дип уйлыйм. Бу тема дәрестән тыш чаралар программасына да кергән, 9 Май бәйрәмендә дә искә алабыз. 10нчы сыйныфлар имтиханнарга әзерләнә. аларның күбесе тарихны сайлады, бу тема безнең балалар өчен яңа түгел», – диде ул.

Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиадада биш тапкыр җиңүче булган Сәет Сруров Кырым тарихын тирәнтен өйрәнгән. Ул 11 сыйныфта укый, Дәүләт имтиханын да тарих фәненнән бирәчәк.

«Кырым – бик бай тарихлы төбәк. Скифлар, греклар җире. Төбәк тарихына Кырым ханлыгы чоры зур өлеш керткән. Кырымда күп милләтләнең бергә тату яшәвенең бер мисалы», – диде ул.

7нче сыйныф укучысы Алимә Вәлиева бүгенге дәреснең кызыклы узуын әйтте. «Бик күп яңа мәгълүмат белдем. Видеолардан Кырым һәм Севастопольның матур җирләрен күрдек. Интерактив биремнәр үтәдек, кызыклы фактлар белдек», – диде укучы кыз.





Губернаторы России
Москва

Собянин: 10 тыс. человек получили медпомощь в обновленных приемных отделениях





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 5 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: На городском вокзале Зеленоград — Крюково появился еще один переход



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Виктор Астафьев, Булат Окуджава, Юлия Друнина, Борис Васильев – 100-летие литераторов-фронтовиков отметили в Стамбуле




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Четырёх футболисток самарских "Крыльев" сняли с поезда за дебош

На ВДНХ пройдет Удмуртский национальный праздник Гербер

Персонажи «Дракошии» и «Команды МАТЧ» примут участие в театрализованном шествии на Московском детском фестивале искусств «Небо» в Парке Горького


Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Антонина Арталевская

Маленьким пациентам центра трансплантологии рассказали о тех, кто спасает их жизни каждый день



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России