Якутия студенты Татарстан Рәисе стипендиясенә лаек булды
Якутия студенты Андрей Сыромятников татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү өлкәсендә Татарстан Рәисе стипендиясенә лаек булды. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итә, дип яза Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы.
Фото: © Андрей Сыромятников
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты юридик факультетының III курсында укучы Андрей Татарстанда Якутия студентларының лидеры һәм «Кызыл ук» эзтабарлар отряды командиры да.
Стипендиат әйтүенчә, ул Якутскиның 5нче мәктәбендә белем алган, аннары Казан университетына укырга кергән. «Казанда белем бирү югары дәрәҗәдә, инфраструктура үсеш алган, өстәвенә татарлар – якутларга тугандаш халык», - дип искәртте ул.
Бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм әлеге университетның ректоры Рафис Борһанов катнашты.
«Миңа комиссия алдында чыгыш ясау хокукы бирелде. Бераз дулкынлансам да, ерып чыктым», - диде студент.
Аның сүзләренчә, Марат Әхмәтов Ысыах Туймаады бәйрәме вакытында Якутиягә баруы турында сөйләгән һәм Себер республикасында «милли мәдәниятне саклау буенча гаять зур эш алып барылуына» игътибар юнәлткән.