Казанның 18нче мәктәбендә кызамык белән авыручылар 12 кешегә җиткән
Казанның 18нче мәктәбендә 12 кешедә кызамык тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Бүгенгә кызамыкның 12 очрагы теркәлде, шуның унбере – беренче сыйныф укучылары, берсе – укытучы. Аларның берсе дә кызамыкка каршы прививка ясатмаган», - дип искәрттеләр ведомствода.
Искәртеп узабыз, пәнҗешәмбе, 14 мартта, Казанның 18нче мәктәбендә беренче сыйныф укучысының кызамык белән авырып китүе турында билгеле булган иде, тагын биш кешенең диагнозы сораулар уяткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы җентекләп язып чыкты.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә белдерүләренчә, бүген эпидемик күрсәткечләр буенча 39 бала һәм 13 укытучы прививка ясаткан. 77 кеше прививкадан баш тарткан. Искәртеп узабыз, 116 укучы кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган, бу укучыларның 11 проценты дигән сүз.
«Чаралар дәвам итә. Прививка ясатмаучыларны коллективка кертмиләр», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.