Кондратьев: Сайлауның беренчел нәтиҗәләре халыкның моңарчы күрелмәгән берләшүен дәлилли
Тышкы янауларга карамастан, Россия Президенты сайлауларында тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре кешеләрнең моңарчы күрелмәгән берләшүен дәлилли. Бу хакта Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР үзәк сайлау комиссиясенең 42 утырышында белдерде.
«Россия бу сайлау кампаниясен катлаулы шартларда уздырды - Көнбатышка мәгълүмати-сәяси каршы тору, законсыз санкцияләр, икътисадый басым шартларында», - диде үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Кондратьев сүзләренчә, өч көн дәвамында «бик катлаулы, әмма бик мөһим эш» башкарылган. «Иң мөһиме - барысы да сайлау участокларында профессиональ эшләде. Барысы да вакытында, дисциплиналы рәвешә, төгәл эшләнелде. Алда Татарстан Дәүләт Советына һәм Республика Рәисен, Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар көтелүгә карамастан, бу – төп кампания иде», - дип ассызыклады ул.
Татарстанда бүген иртәнге сәгать җидедә Россия Президентын сайлаулар буенча 100 процент бюллетеньне эшкәртү тәмамланды. Тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 84,61 проценты катнашты, дип искәртте үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Дәүләтнең гамәлдәге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче) өчен сайлаучыларның 88,74 проценты, Николай Харитонов (КПРФ) өчен - 4,83 проценты, Леонид Слуцкий (ЛДПР) өчен - 3,93 проценты, Владислав Даванков өчен (»Яңа кешеләр») - 1,53 проценты тавыш бирде.
«Бу беренчел йомгаклар. Аларны әле Татарстан үзәк сайлау комиссиясе утырышында раслыйсы бар. Аннары документларны Россиянең үзәк сайлау комиссиясенә җибәрәчәкбез. РФ үзәк сайлау комиссиясе утырышында инде бөтен ил буенча нәтиҗәләр расланачак», - дип йомгаклады Кондратьев.
Исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узды.