Путин төбәкләрдә социаль өлкәдә хезмәт хакларын тигезләү турындагы сорауга җавап бирде
Хөкүмәт төбәкләр буенча социаль өлкәдә хезмәт хакын тигезләү мәсьәләсе белән актив шөгыльләнә башлаячак. Бу сорау Федераль Җыенга юлламада куелган иде инде, дип белдерде Россия Президентына кандидатлар белән очрашуда дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин.
«Тигезләргә кирәк - монда сез тулысынча хаклы. Кешеләр бер эшне башкара, ә акчаны төрлечә ала. Шуңа күрә бу фикер алышу предметы булачак, шул исәптән Дәүләт Думасында да», - диде Президент КПРФ партиясе вәкиле Николай Харитонов соравына җавабында.
Очрашу барышында Харитонов Владимир Путинны сайлауларда җиңүе белән котлады. «Җиңүне таныйбыз. Без бүген муеныгызга сайлаучылардан лавр тәкыясы кидермәүләрен, ә тагын бер кат зур йөкләнеш, зур җаваплылык тапшырылуын яхшы аңлыйбыз», - диде ул.
Ул сайлауларның катлаулы шартларда узуын һәм Путин президентлыгы елларында Россиядә күзәтелгән уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.
Беркетмәләрнең 100 процентын санау нәтиҗәләре буенча дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйган, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3,2 процент. Татарстанда, Үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, хәзерге Президент 88,74 процент тавыш җыйган, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент.
Өч көнлек Россия Президентын сайлаулар илдә 15-17 мартта үткәрелде. РФ үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәләрен 21 мартта игълан итәргә планлаштыра.