Түбән Кама медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга машина тапшырды
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына «Лада Нива» автомобиле китәчәк. Машина балалар хастаханәсе коллективы җыйган акчага сатып алынды, ә бу 1,1 меңнән артык кеше. 15 мартта медицина персоналы машинаны хәрбиләр кулына тапшырды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Бу — Түбән Камадан алгы сызыкка җибәрелгән 11нче «Нива». Бөтен ярдәм «Гуманитарка Татарстан» волонтерлар төркеме тарафыннан күрсәтелә.
Балалар хастаханәсеннән хәрбиләр шунда ук Химиклар проспектындагы 72Б йортында урнашкан гуманитар ярдәм пунктына юнәлде. Анда алар хезмәттәшләре өчен посылкаларны төяп, 16 мартта фронт сызыгына китте.