Саратовта ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе старт алды
Узган атнаның ялларында Саратовта «Рамазан кәрҗине» хәйрия акциясенең беренче этабы узды.
Ул ел саен Изге айда гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә: аз керемле күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга, ятимнәргә ярдәм итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Битараф булмаган кешеләрнең ирекле иганә ярдәменә макарон, он, шикәр, дөге, көнбагыш мае, чәй, тушенка, баллы тәм-томнар һәм башка кирәк-яраклар сатып алынган.
Саратов Җәмигъ мәчете мәхәлләләре 100 азык-төлек җыелмасын туплап адреслар буенча өләшкән.
Акциянең кураторы, Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов хәйрия кампаниясе кысаларында тагын берничә этап үткәрү планлаштырыла, дип сөйләде.