Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем 21 мартта Милли мобилизация көне үткәрергә чакыра
Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем дөньядагы бөтен татарларга мөрәҗәгать чыгарды. Алар 21 мартны Милли мобилизация көне итеп үткәрергә тәкъдим итә. Моннан 32 ел элек бу көнне Татарстан халкы, нигездә, Татарстанның бәйсез, мөстәкыйль юлы өчен тавыш бирде.