Дәүләт Думасы контрактчыларны җинаять җәзасыннан азат итү турындагы законнарны кабул итте
Россия Дәүләт Думасы депутатлары РФ Кораллы көчләрендә махсус хәрби операция чорында хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү механизмын беркетүче ике закон кабул итте.
Элегрәк мондый механизм, иҗтимагый иминлеккә каршы, шулай ук дәүләтнең конституцион төзелеше һәм иминлегенә каршы аерым җинаятьләрдән тыш, зур булмаган һәм урта авырлыктагы җинаять кылуда шикләнелүчеләргә һәм гаепләнүчеләргә кагылуы турында хәбәр иткән идек. Шул рәвешле РФ Кораллы көчләре белән контракт төзегәндә җинаять эше туктатылачак, ә җәза төре шартлы срокка үзгәртеләчәк.
Әмма контракт буенча хәрби хезмәт башланганнан соң кеше яңадан җинаять кылса, суд аңа элек чыгарылган карарларны исәпкә алып җәза билгеләячәк.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, үзгәрешләр балигъ булмаганнарның җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр кылган, конституция төзелеше һәм дәүләт иминлеге нигезләренә, шулай ук террорчылык өчен хөкем ителгәннәр өчен гамәлдә түгел.