Согуд Гарәбстанында беренче татарлар ифтары булды
Согуд Гарәбстанында Хабар шәһәрендә National Tatar iftar «Аш» узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам башкаласы» телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.
Диңгез буенда пикник форматындагы ифтарга Согуд Гарәбстаныннан 40тан артык татар һәм башкорт килгән.
Чараның төп бизәге кунаклар киемендәге милли элементлар һәм татар милли ашлары булды. Кунаклар Кубр, Дамам, Әл-Джубейль шәһәрләреннән килде. Балалар өчен активлык һәм милли уеннар оештырылды. Кичәнең традицион өлешендә Изге Коръән сүрәләре һәм вәгазь укылды.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән - Татарстан, Башкортостан, Әстерхан, Түбән Новгородтан чыккан татарлар очрашты, диелә хәбәрдә.