Путин – ышанычлы затларга: Кешеләр бездән нәтиҗә һәм планнарны гамәлгә ашыруны көтә
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдәге очрашу вакытында ышанычлы затларына рәхмәт белдерде.
Аларның күбесе бик катлаулы шартларда – чик буе территорияләрендә атышлар вакытында, яңа төбәкләрдә – эшләде. Бу алардан кыюлык һәм батырлык таләп итте.
«Барыбыз да тагын бер тапкыр безгә күрсәткән ышанычлары өчен сайлаучыларга, Россия гражданнарына рәхмәт әйтергә тиеш», - дип искәртте Путин.
Ул сайлау нәтиҗәләренең билгеләнгән курска зур ышаныч күрсәтүен билгеләп үтте. «Әлбәттә, җаваплылык хисе күп тапкыр арта. Чөнки кешеләр нәтиҗә, без әйткән һәм безнең планнарда өстенлек сыйфатында билгеләнгән әйберләрнең гамәлгә ашырылуын көтә», - диде дәүләт башлыгы.
Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итте. Үзәк сайлау комиссиясе рәсми нәтиҗәләрне 21 мартта тәкъдим итәчәк. Беркетмәләрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин – 87,28, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85, Леонид Слуцкий (ЛДПР) 3,2 процент тавыш җыйды.