Зәринә Хәсәншина тәүге концертында «Ак чәчәкләр» җырын чувашча җырларга җыена
Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасының яшь җырчысы, музыкаль фестивальләр һәм премияләр лауреаты Зәринә Хәсәншинаның 8 апрельдә тәүге концерты үтәчәк. Бу концертында ул «Ак чәчәкләр» җырын чувашча да җырларга җыена. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
«Тәүге зур концертым күптән көтелгән хыялым һәм бүгенгесе көнемнең иң зур максаты! Иҗатта 10 елдан артык булсам да, финанс мәсьәләләргә бәйле рәвештә, беренче соло концертымны әле генә оештырам. Рамазан ае, уразада булган тамашачыларга хөрмәт йөзеннән концерт 19.00 башланып китәчәк», — диде Зәринә Хәсәншина.
Зәринә Хәсәншина төрки телләрдә дә җырлар башкара. Концертында башлыча татарча ретро һәм халык җырлары ниятләнә.
Зәринә башкаруында «Ак чәчәкләр» җыры, бәлки чуваш телендә дә яңгыраячагы билгеле булды. Кайчандыр нәкъ шушы җыр өчен Зәринә Хәсәншина белән «Казан егетләре» төркеме арасында берникадәр низаг чыккан иде. Җырчы бу төркем студиясеннән синтезатор тотып, күз яшьләре белән чыгып киткәнен дә исенә төшерде. Әмма, хәзер исә бу төркем белән яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте.
«Концерт берничә өлешкә бүленгән. Авыл һәм шәһәр Зәринәсен күрәчәксез. Җырчының төрле яклары ачылачак. Аның моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган сәләтләре ачылу да ихтимал. Җырчының кыю якларын беләчәкбез. Бик күп образлар булачак. Команда зур: сәхнәдә генә дә 5-6 биюче, 4 музыкант чыгышы концертны бизи», — дип сөйләде «ТАНТАНА» театраль премиясе лауреаты, концертның режиссёры һәм сценаристы Рафил Галимуллин.
Шулай ук әлеге тамашада популяр автор-башкаручы, хитлар авторы, «Казан егетләре» төркемен оештыручы, «Дөбер-шатыр» төркеменең элеккеге солисты Илназар белән дуэтлар да булачак. Җырчы дуэт башкарырга тәкъдим итүчеләр бик күп булуын әйтте.
- Хәсәншина Зәринә Фәрит кызы 27 мартта Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллысы авылында туган. «Татар моңы» халыкара фестивале лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, Яңа татар җыры лауреаты, Болгар радиосы милли музыкаль премиясы лауреаты.