Казан шәһәре думасы депутаты Президент сайлаулары турында: Путинга альтернатива юк
Президент сайлауларының беренчел нәтиҗәләре буенча, Владимир Путин ышанычлы җиңү яулый. Бу Россия халкының бердәнбер дөрес карары, дәүләтнең гамәлдәге башлыгына альтернатива юк. Казан шәһәр Думасы депутаты Рушан Минһаҗев «Татар-информ»га шундый фикер әйтте.
«Минем шәхси фикеремчә кандидатлар арасында Владимир Путинга альтернатива юк. Минем өчен аның дәүләт башында калырга тиешлеге ачык иде. Хәзер илдә катлаулы икътисади чор, өстәвенә, махсус хәрби операция бара. Бүген боларның барысын безнең ил өчен дәрәҗә һәм намус белән җиңеп чыга алырлык башка кандидат юк, дип саныйм», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук узган сайлауларга килүчеләр санының югары булуын шәрехләде. Аның сүзләренчә, бу гади булмаган тарихи чорда Россия җәмгыятенең берләшүе турында сөйли.
Беркетмәләрне 100 процент санау нәтиҗәләре буенча дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3,2 процент тавыш җыйды.
Татарстанда, Үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, бюллетеньнәрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча хәзерге Президент 88,74 процент, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент тавыш җыйган.