Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы бара
18 мартта Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Конкурс Казанда ике мәйданчыкта уздырыла: «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексында һәм Яңа Савин районы мәгариф үзәге - 179 нчы гимназиядә («Педагогик дебют»).
«Ел укытучысы» конкурсында 42 укытучы катнаша. Алар арасында - башлангыч сыйныф, математика һәм информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, тарих, информатика, физиктәрбия укытучылары.
«Педагогик дебют» конкурсында 20 яшь укытучы катнаша, шул исәптән - башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, диелә хәбәрдә.