Аналитик Мортазин Россиядә IPhone смартфоннарын блокировкалау турында фикерен әйтте
Әйдәп баручы аналитик, Mobile-review.com баш мөхәррире Эльдар Мортазин «Татар-информ»га Apple компаниясенең Россиядә IPhone смартфоннарын дистанцион рәвештә блокировкалавы ни дәрәҗәдә мөмкин булуы турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Болар барысы да уйдырма. Бүгенге көндә смартфоннарны сүндерү юридик яктан мөмкин түгел. Физик яктан - әйе, мөмкин», - дип саный Мортазин.
Аның фикеренчә, Apple техникасын сүндерү бер генә очракта эшләнәчәк – «Россиягә атом-төш һөҗүменә 15 минут кала».
«Барлык башка сценарийләр каралмый, чөнки халыкара хокукта проблемалар артык күп», - дип саный аналитик.