«Нәфис Косметикс» хезмәткәрләре арасында сальмонеллез белән авыручылар саны 69га җитте
«Нәфис Косметикс» предприятиесе хезмәткәрләре арасында сальмонеллез йоктыручылар саны 69 кешегә җитте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Авыру йоктыруның 69 очрагы теркәлде, шул исәптән 29 кешедә чирнең актив формасы ачыкланды», - дип искәрттеләр ведомствода.
Билгеләп үтелгәнчә, 50 кеше йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган, предприятиенең 19 хезмәткәрендә авыруның җиңел формасы табылган, аларны хастаханәгә салу ихтыяҗы юк.
«69 авыру арасында ПЦР алымы белән 49 кешедә сальмонелла ачыкланган, шул исәптән бактериологик алым белән 31 кешедә расланган», - дип өстәделәр идарәдә.
Искәртеп узабыз, 18 мартта ашханәдә тукланганнан соң «Нәфис Косметикс»ның 40 хезмәткәре сальмонеллез йоктыруы билгеле булган иде. Роспотребнадзор ашыгыч хәбәр алганнан соң шунда ук авыруны төркем белән йоктыруның барлык шартларын ачыклау өчен санитар-эпидемиологик тикшерү үткәрде. Әлеге хәл буенча прокуратура тикшерү башлады, җинаять эше кузгатылды.