Мөхәммәтшин: Казан юридик институты – Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бренды
Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты оешуга 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булды. Анда югары уку йортын тәмамлаучылар, курсантлар һәм мактаулы кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.
«Казан юридик институты – ул Татарстан дәрәҗәсендәге генә түгел, Россия күләмендәге бренд. Бу – педагогик коллективның тырыш хезмәте. Әлеге эшнең нәтиҗәсе – институт тәмамлаучылар, алар төрле ведомстволарда юридик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Бу югары уку йортында күренекле кешеләр эшләде һәм бүген дә хезмәт куя. Барлыгы 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән. Биредә юридик яктан да, хокукый планда да яхшы әзерлекле белгечләр чыга», - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы.
Ул институтта чит ил студентлары да белем алуын билгеләп үтте. Алар сыйфатлы белем алып кына калмый, безнең мәдәният белән дә таныша.
Казан юридик институтын юбилее белән котларга күп кенә мактаулы кунаклар, шул исәптән Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Иминлек советы секретаре, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов, ТР буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов һ.б. килгән иде.
Әлеге дата федераль дәрәҗәдә дә игътибарсыз калмады. Россия Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү буенча Баш идарәсе башлыгы, полиции генерал-лейтенанты Андрей Ларионов югары уку йортын юбилее белән котлап чыгыш ясады.