Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта һәм кабат томан төшә
Бүген, 22 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Казаннан тыш, кайбер урыннарда иртән төнге сәгатьләрдә төшкән томан саклана.
Көньяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә җил исә. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.
Төнге -7..-12 градус (аязган вакытта -17 градуска кадәр) салкыннардан соң көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы +2..+7 градуска кадәр (ТР башкаласында +4..+6 градуска кадәр) күтәреләчәк.
- Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев республикада кар тулысынча кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләгән иде.