Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа тамаша әзерли
13 апрельдә Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа тамаша күрсәтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Ялкынлы яшьлек» Җыр, бию һәм шигърият татар халык ансамбле «Яшьлек моңнары» дип аталган яңа программасын «Чайка» Мәдәният йортында тәкъдим итә.
Концерт 16.00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.