Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2024

Казанда иң яхшы полиграфист-юниорлар бүләкләнде

0
Казанда иң яхшы полиграфист-юниорлар бүләкләнде

Бүген Казан шәһәренең 187 нче күп профильле лицеенда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабының «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча җиңүче-юниорларны бүләкләү тантанасы узды. Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

«Быел бу компетенциядә 5 укучы-юниор катнашты. Бәйгедә катнашучылар әлеге лицейның 8 нче сыйныф укучылары. Алар 18 марттан 21 мартка кадәр лицейдагы мәйданчыкларда үзләренең полиграфия өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Аларның эшчәнлеген остазлар, экспертлар күзәтеп барды. Сынау тотучылар махсус басма станогында эшләү, анда техник бирем буенча плакатлар һәм карточкалар рәвешендә басма продукция булдыру, вёрстка ясау, брошюраторда блокнот җыю кебек биремнәрне сыйфатлы итеп башкарырга тиеш булды. Узган ел бу чемпионат тәүге тапкыр үткәрелде.Быел исә биремнәр саны арттырылды» — дип сөйләде чемпионатның «Полиграфик технологияләр» компетенциясенең баш эксперты Даниил Грачёв.

Бәйгедә катнашучыларга чемпионатның сертификаты һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны Радмир Тимершин яулады, 2 нче урынга Илфар Юмагулов һәм 3нче урынга Матвей Макар лаек булдылар. Призёрлар шулай ук медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

«Уку йортыбызда чемпионатның полиграфия юнәлеше буенча сынаулар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Лицей «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Без шундый югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирә торган матди-техник базага ия. Лицеебызга полиграфик продукция кирәк очракта да, күпчелек үзебез әзерлибез. Укучыларыбыз зур теләк белән чемпионатка әзерләнәләр, катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Матвей Макар икенче ел рәттән катнаша, үзенең компетенциясендә үсеше күзәтелә», – диде 187 нче күп профильле лицей директоры Гөлнара Галеева.

Беренче урынны яулаган Радмир Тимершин да үзенең хисләре белән уртаклашты. «Минем өчен җиңүем көтелмәгән вакыйга булды. Әлбәттә, өметләнеп, тырышып биремнәрне үтәгән идем. Бик нык шатландым. Алга таба да бу юнәлешне ныграк өйрәнәсе килә. Гомумән, үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйм», – диде ул.

Агымдагы елга кадәр чемпионатта катнашып, ә бүгенге көндә эксперт вазифаларын үтәүче Данил Сагиров полиграфия өлкәсе белән үзенең хезмәт юлын бәйләгәне, эшләве хакында да уртаклашты. Ул Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында белем ала.

«Үземнең киләчәктәге һөнәрем белән ныклап танышу максатыннан чемпионатта катнашырга булган идем. Аннары бу өлкәдә эшкә дә урнашырга булдым», – диде ул.

Һөнәри осталык чемпионатының финал этабын Санкт-Петербургта ноябрь ахырында – 2024 елның декабрь башында уздыру планлаштырыла. Татарстаннан анда иң күп балл җыйган юниор катнашуы көтелә.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о поддержке организаций и ИП в Белгороде


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юлия Савичева

Пензенская певица ответила на жесткую критику Юлии Савичевой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В ДТП на юго-западе Москвы автомобиль разнесло на части, пострадали три человека



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России