Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты.
«Профсоюз оешмалары - республика яшәешенең терәге, нигезе ул. Коллектив килешүләр системасы аша алар социаль гарантияләр билгеләү буенча хезмәткәрләрнең эшен оештыруда катнашалар, хезмәт законнарын үтәү буенча профсоюз контроле уздыралар», - дип белдерде парламент башлыгы.
Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, Татарстан Дәүләт Советы профсоюз оешмалары белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. «Профсоюзлар федерациясе - халыкка иң якын оешма, җәмгыятьнең иң проблемалы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу республика иҗтимагый-сәяси тормышының тулы канлы катнашучысы», - дип ассызыклады ул.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, профсоюзларның шифаханә-курорт комплексы зур эш башкара. Былтыр гына да шифаханәләрдә республиканың 58 меңгә якын хезмәткәре ял иткән.
Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елда хезмәт законнарын үтәү буенча республика оешмаларында 1,2 мең тикшерү уздырылган. Ачыкланган хокук бозуларының 99,6 проценты төзәтелгән. Хокук саклау эшенең барлык формаларыннан икътисадый нәтиҗәлелек узган ел эчендә генә дә 475 миллион сумнан артык тәшкил итте, дип ачыклык кертте спикер.
«Профсоюзлар һәм хакимият институтларының үзара хезмәттәшлегендәге баланс республикада уңай үзгәрешләрнең ныклы социаль каркасын тудыра», - дип ышана парламент җитәкчесе.
Ул шулай ук узган елда республика буенча «профсоюз әгъзалыгы белән колачлау» уртача 84,5 процентны тәшкил итте, дип сөйләде. Шулардан 200 мең кеше, ягъни 34 процент - 35 яшькә кадәр яшьләр.
Үзбәкстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары, Кибра район халык депутатлары советы депутаты Бәхтияр Мәхмүталиев билгеләп үткәнчә, бүген «алга таба Татарстан профсоюзлары белән тыгыз эшләү» өчен хезмәттәшлек турында меморандум имзаланачак. «Алардан өйрәнер нәрсәләр бар. Без хезмәттәшлек итәчәкбез», - дип белдерде ул.
Мәхмүталиев сүзләренчә, Үзбәкстан профсоюзлар федерациясе иң массакүләм иҗтимагый оешма булып тора - анда 6 миллионнан артык әгъза.
«Татарстанда Профсоюзлар федерациясе парламент белән тыгыз элемтәдә эшли, бездә дә шулай ук. Профсоюзлар экспертлары катнашыннан башка хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы социаль-икътисади мәсьәләләр каралмый. Безнең вәкилләр барлык илкүләм комиссияләрдә дә әгъза булып тора», - дигән мәгълүмат бирде ул.
Гродно өлкә профсоюзлар берләшмәсе рәисе, Беларусь Милли җыелышы депутаты Виктор Лискович Татарстанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
«Без хезмәттәшлек итәргә әзер. Әле күптән түгел генә Президентыбыз сездә булуы сөендерә. Һәм җитәкчеләребезнең килешүләрен исәпкә алып, мөнәсәбәтләребезне үстерергә ярдәм итсен өчен без үзара хезмәттәшлек буенча эш төзергә тиеш», - дип ассызыклады ул.