Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы теракттан соң хастаханәдә дәваланучылар исемлеген чыгарды
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми сайтында «Крокус Сити Холл»да теракттан соң медицина учреждениеләренә китерелгән кешеләр исемлеге чыкты.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Министрлык мәгълүматлары буенча, хастаханәләрдә 107 кеше дәвалана. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Гадәттән тыш хәл вакытында 60тан артык кеше һәлак булды. 100дән артык кеше хастаханәгә эләкте, алар арасында балалар да бар.